"Без хәзер "Казан егетләре" түгел"
Кемгә ничектер, ә мин, «Казан егетләре» төркеменең «алтын чоры» Артур, Марат, Вәли һәм Азат җырлап йөргән чорга туры килә, дип уйлыйм.
Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар дисәләр дә, егетләр, «Райян» һәм «Артур-Марат» дуэтларына таркалып, уңышлы гына эшләп киләләр (Тик бүген «Райян»ның эшчәнлеге тукталып торды.) Артур Минһаҗев белән Марат Галимов...